Логотип
Яңалыклар

Балык Бистәсендә – «Бистә шәле»

15 августта Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» фестивале узачак.


Шәл бәйләү осталарын бер мәйданга җыйган әлеге фестиваль Балык Бистәсенең визит карточкасына әйләнде инде. Юкка гына түгел: районның Күгәрчен авылы халкы элек-электән атаклы шәл бәйләүчеләр буларак билгеле. Авылда капка төбендә кич утырып шәл бәйләгәннәр, әлеге һөнәрне буыннан-буынга тапшырганнар. Хәзер дә, технологияләр заманында яшәсәләр дә, балалар шәл бәйләү белән кызыксына икән. Аларны мәдәният йортында махсус түгәрәктә өйрәтәләр. «Безнең киләчәгебез бар», – диләр бу җәһәттән Күгәрчен халкы.
«Бистә шәле» фестивале елдан-ел офыкларын киңәйтә. Аңа Оренбург шәлчеләре дә кушылган. Быел исә Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән дә кунаклар көтәләр. Катнашу өчен гаризалар 7 августка кадәр кабул ителә.

– «Бистә шәле» сабый балабыз кебек. Зур командабыз белән шушы фестивальне тормышка ашырдык. Инде юбилей елына әзерлек тә башланды. Быел да фестивалебездә  «Креатив шәл» конкурсы узачак. Аның үзенчәлеге – шәлдә фестивальгә генә багышланган элемент булырга тиеш. Шулай ук «Үзем аялыйм, үзем эрлим» дигән бәйге дә үткәреләчәк. Анда теләгән һәркем катнашып, үзен сынап карый алачак. Истәлекле бүләкләр әзерләнә. Балалар өчен мәйданчыклар, мастер-класслар оештырылачак. Быел фестивальнең тагын бер матур яңалыгы – «Мин дә шәл бәйләп үстем» дигән мастер-класс. Балык Бистәсеннән чыккан күп кенә танылган шәхесләр дә балачакларында шәл бәйләп үскән. Алар кайтып, үз осталыкларын күрсәтәчәк. Алар арасында Татарстан Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Һашимова, җырчылар Венера Шәмиева, Эльвира Хамматова, актриса Сәкинә Миннеханова бар. Аларның барысын да чакырабыз», – дип сөйләде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина.


Фестивальнең хедлайнерлары – Рөстәм Закиров, Асылъяр һәм Зөһрә Вәлиуллина.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина фестивальдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен аерым мәйданчык оештырылачагын әйтте.

Фестивальгә әзерлек уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуына Күгәрчен авылының шәл бәйләүчеләре дә килгән иде. Алар очрашу дәвамында шәл бәйләп утырды. Кулларына күз иярми: энәгә карап та тормыйлар, үзләре сөйләшәләр, үзләре бәйлиләр. Журналистларга шәл бәйләүнең барлык этапларын да күрсәттеләр. Мамыкны Ростов якларыннан алып кайталар икән. Осталар әйтүенчә, безнең яктагы климатта үскән кәҗәләрнең мамыгы йомшак булмый, шуңа күрә йонны читтән кайтарталар. Бер шәл бәйләү өчен якынча 400 грамм мамык кирәк. Осталар бер шәлне өч-дүрт көндә бәйләп бетерәләр.


Шәлне дөрес саклау сере белән дә уртаклаштылар: аны өч литрлы пыяла банкага салып, капкачын нык итеп ябып куярга кирәк. Кыш көне – шәлне бөркәнер вакыт җиткәч, аны урамда элеп торалар. Җылы вакытта исә бераз су бөркеп селкеп алсаң, шәл кабарып, үзенең элекке матурлыгын кайтара икән. Шәлгә кагылышлы тагын да күбрәк серләрне «Бистә шәле» фестиваленә килеп белә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар