Логотип
Яңалыклар

​Балалар республика хастаханәсендә үпкәгә ясалма вентиляция аппараты прокат пункты ачыла

Якын арада авыр хәлдәге биш бала аппарат алачак.

Татарстанда Балалар республика клиник хастаханәсендә Россиядә беренче булып, өйдә куллану өчен үпкәгә ясалма вентиляция аппаратлары  прокат пункты ачыла. Проект Русфонд ярдәмендә тормышка ашырыла, дип яза “Коммерсант”.

Якын арада авыр хәлдәге биш бала аппарат алачак. Алар еллар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр. Хәзер исә әлеге аппарат белән өйдә дә дәвалана алачаклар. Клиникада алардан бушаган урыннарда башка авырулар дәвалана ала.

Хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, әлеге аппаратларны өйгә прокатка бирү – стационарның өйдә хезмәт күрсәтүгә беренче адымы. Бу – Россия медицинасы үсешендә бөтенләй яңа юнәлеш. Мондый практика инде Европада бар, өйләрендә дәваланаучы пациентлар белән махсус табиблар, шәфкать туташлары, инженерлар эшли.

“Без шундый ук хезмәтне Татарстанда да булдырасыбыз килә”, – дип җиткергән баш табиб Русфондның төбәк проектлары директоры Станислав Юшкин белән сөйләшкәндә.

Хәзерге вакытта Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсендә 35 паллиатив бала дәвалана. Аларның 14ен үпкәгә ясалма вентиляция аппараты белән дәвалау өчен өйгә күчереп була. Әлегә табиблар шуннан биш пациентны алган. Проект эшләп китсә, алга таба шул схемада күбрәк авыруларга ярдәм күрсәтеп булачак, диелә.

Ссылтама: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар