2015 елның 27-30 май көннәрендә «Казанская ярмарка» күргәзмәсе үзәге территориясендә «Балалар дөньясы. Казан» 8 нче махсус күргәзмәсе узачак. Әлеге күргәзмә башкала халкы һәм килгән кунакларга яхшы таныш, аларның яраткан һәм популяр гаилә бәйрәмнәренең берсе.
27 майда күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2014 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар» коллегия утырышы үтәчәк.
«Балалар дөньясы. Казан» 8 нче махсус күргәзмәсенә килүчеләргә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча кирәкле консультацияне бирәчәк.
27 май көнне 10.00 сәгатьтә күргәзмәгә килүчеләр, шулай ук ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасын күзәтә алачак.
Сылтама:
http://zags.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/435515.htm
Комментарий юк