Логотип
Яңалыклар

Балалар өчен психологик ярдәм көне уза

Бүген, 6 июньдә, Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратында психологик ярдәм көне уза.  Балалар һәм аларның әти-әниләре үзләрен борчыган сорауларны профессиональ психологларга биреп, четерекле мәсьәләләрдән чыгу юлларын таба ала.  Белгечләр сезгә балалар һәм ата-аналар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, балаларның үзара аралашуындагы кыенлыклар, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар һәм башка сорауларга кагылышлы консультацияләр бирәчәк.
Психологик ярдәмнең күрсәтелү урыны: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт.
Вакыты: 10.00 – 16.00
Алдан язылу өчен телефон: (843) 236-61-24 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар