Логотип
Яңалыклар

Аз керемле гаиләләргә балалар өчен түләүләр 

Уку елы башланыр алдыннан Социаль фонд татарстанлыларга балалар өчен түләүләр турында искәртте

Республика гаиләләрендәге 259 меңнән артык балага әлеге ярдәм чаралары каралган. Татарстан Республикасында 192 меңгә якын бала бердәм пособие ала.

Бердәм пособие алыр өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга, илебез территориясендә даими яшәргә тиеш. Түләүләр билгеләгәндә гаиләнең керем күләме һәм милек комплекслы карала, ата-аналарның кайда эшләве,   яки эшләмәгән очракта,  шуның объектив сәбәпләре исәпкә алына.  

Гаилә кеременең уртача күләме җан башына исәпләнгәндә төбәктә хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ике тапкыр кимрәк булса, пособие билгеләнә.  Балалар өчен түләүнең күләме яшәү минимумы зурлыгына тигез.
Түләүләрдә быел бераз үзгәрешләр дә бар.

Иң беренчесе –  һәр балага 3 яшькә кадәр түләүләр каралган. Июньнән барлык гаиләләргә дә түләү бер көнне –  һәр айның бишенче көнендә башкарыла.

Аны рәсмиләштерү өчен гаилә Социаль фондка гариза кертергә тиеш. Гаризаны «Госуслуги» порталы, СФР сайты аша, шулай ук Социаль фонд йә МФЦның клиентларга хезмәт күрсәтү аркылы да эшләргә була.   

Фото: Изображение от shurkin_son на Freepik
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар