Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте әбунәчеләр арасында уздырган бәйгегә йомгак ясалды. Бүләк уйнату «Татмедиа» җәмгыятенең матбугат чаралары вәкилләре, читтән чакырылган күзәтүчеләр катнашындагы комиссия күз алдында башкарылды. Төп приз – Apple iPad Air 16 Gb – Апас районыннан Шиһапова Наҗиягә тапшырылды. 15 катнашучы «Kukmara» сәүдә маркасының савыт-саба җыелмасы белән бүләкләнде. Конкурсның 3 катнашучысы өйләренә Nikon фотоаппараты белән кайтып китте.
«Сөембикә» журналының даими укучысы – бүләк уйнатуда күзәтүче буларак чакырылган Хәмидуллина Люция бүген редакциябездә кунакта. Ул үзе дә 3 газетага һәм 5 журналга язылып, ел саен конкурста катнаша. Бүгенге көндә Казандагы 169 нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Люция ханым менә инде 24 ел укучылар арасында. «Сөембикә» журналын гомер-гомергә яратып укыйм. Сыйфаты белән, матурлыгы, затлылыгы белән үзенә тартып тора ул, – ди Люция ханым. – Мәктәптә узган конференцияләрдә чыгышлар әзерләгәндә дә сезнең журналга мөрәҗәгать итәм. Статистик мәгълүматлар бирүегез бик ярдәм итә. Читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәдә торуыгыз да сөендерә. Минем журналларымны укучыларым өйләренә алып кайтып торып та укыйлар. Аннары әнием, ирем укый. Сез хатын-кызларның гына түгел, ир-егетләрнең дә яраткан басмасы. Тоткан кыйблагызны дөрес дип саныйм, киләчәктә дә сездән аерылмаска исәбем».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк