Логотип
Яңалыклар

Айдар Хәлим иҗади бәйрәменә чакыра

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар һәм башкорт язучысы, шагыйрь, драматург, журналист Айдар Хәлимгә 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.


 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар һәм башкорт язучысы, шагыйрь, драматург, журналист Айдар Хәлимнең 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә була.


Кичәдә автор һәм татар театрлары артистлары башкаруындагы шигырьләр яңгыраячак, Айдар Хәлимнең Татарстан һәм башкорт җырчылары башкаруындагы шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Чарада  шулай ук Айдар Хәлим әсәрләренең ике томлы басмасы тәкъдим ителә. Беренче томда шагыйрьнең сайланма шигырьләре. Китап шагыйрьнең архив фотолары белән бизәлгән. Икенче томда кыска әдәби эскизлардан, автор сүзләренчә, «вак-хикия»ләрдән башлап озынрак әсәрләре, повестьлар җыелган.  Анда шулай ук моңа кадәр беркайда басылмаган әсәрләр дә урын алган.  

Кичәдә «Аудиокитап» та тәкъдим ителәчәк.  Аудиокитапта авторның шигырьләре  җырлары белән үрелеп бара.  

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар