Очраклы гына эләктем мин бу спектакльгә. Актаныш районы Татар Суыксуы авылы үзешчәннәренең смотр спектакле булды ул. Башкорт авторы Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар» комедиясен сәхнәләштергәннәр. Рәхәтләнеп көлдек. Самими, эчкерсез, чын күңелдән уйныйлар. Артистларымы? – Суксуның атказанганнары. Кырыгар ел сәхнә тоталар: Хәләф Сираев, Рәшидә Солтанова, Роберт Сәлахиев, Гөлсинә Галиева...
Комментарий юк