Логотип
Яңалыклар

Атна буе музейларга бушлай йөрегез

Татарстан музейларында инде күптәннән булганыгыз юк икән, бүгеннән башлап, 26 апрельгә кадәр башкаладагы һәм республикабыздагы күп кенә музейларга бушка кереп була. Менә инде дүртенче ел рәттән Татарстан Милли музее «Татарстанның музей язы» дип аталган акция үткәрә.

Бүген әлеге акциянең беренче көне, ул көндезге сәгать 12дә Милли музейда «Мин Татарстан баласы!» дигән чара белән башланып китте –кулларына тәүге тапкыр паспорт алучы яшүсмерләрен музейга чакырып, тәбрик иттеләр, ә паспортларны исә аларга республикабызның танылган мәртәбәле кешеләре үзләре тапшырды.

Иртәгә акция «Библиотөн» чарасы белән дәвам итәчәк. Көндезге уникедә Корней Чуковскийның тууына 135 ел тулу уңаеннан Милли музейда «Сказки дедушки Корнея» дип аталган китаплар күргәзмәсе булачак. Сәгать икедә «Рудольф Нуриев» турындагы фильм карарга мөмкин. Шунда ук аның сценарий авторы Р. Батулла, режиссеры Ф. Дәүләтшин белән очрашу да булачак.

Кичке җидедә «Тарихның җанлы хатлары» дип аталган квест-уенда катнашырга рәхим итегез.

23 апрельдә Милли музейда тагын бер кызыклы көн. Бу көнне көндезге уникедә «Өйгә юл» дип аталган песиләр һәм башка төрле йорт җәнлекләреннән күргәзмә оештырылачак. Күңелегезгә ошаган җәнлекне өегезгә дә алып кайтып китә аласыз.

Атна буена узасы чараларның тулы исемлеге белән музейның сайтында танышырга була. Чарада Милли музейдан тыш, республикабызның башка музейлары да катнаша. Әйткәнебезчә, музейларның күбесе атна буена бушка эшли, халыкны бушка кабел итә алмаучыларына да бәя бик арзан булачак.

Төрле кызыклы чаралар, күргәзмәләр, квест-уеннардан тыш, тагын әле мастер-класслар да булачак. Музейларның ишеге теләгән һәркем өчен дә ачык.

Килегез, рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар