Бүген, 14 июль көнне Казанда көндез эсселек 38 градуска җитте. Ләкин алга таба эсселек чигенә.
Бүген, 14 июль көнне Казанда көндез эсселек 38 градуска җитте. Ләкин алга таба эсселек чигенә. Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, бу атна ахырына таба – пәнҗешәмбе һәм җомгада һава температурасы бераз төшә, республиканың көнбатыш районнарында ул 23-24 градуска гына калачак. Пәнҗешәмбе көнне салкын һава агымы әле бөтен республика буйлап узып өлгерми, шуңа да көнчыгышта эсселек саклана. Урыны-урыны белән яшенле яңгырлар, хәтта боз яву да көтелә. Шимбә-якшәмбе көнне тагын да салкынчарак булачак.
«Июль аеның икенче яртысы өчен Россия Гидрометеорология үзәге һава температурасы нормадан 4 градуска артыграк булачак дип фаразлаган иде. Якынча шулай булачак та, бәлки әле тагын да артып китәр», – дип белдергән Феликс Гоголь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк