Астана татарлары Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрде.

Астананың Россия фән һәм мәдәният үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткән. Чараны Казакъстандагы Бәйсез Дәүләт Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык, Казакъстан татарлары һәм башкортлары ассоциациясе һәм «Дөнья хатын-кызлары дуслыгы үзәге» ярдәме белән «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге оештырган.
Кичә традиция буенча татарларны рәсми булмаган гимны - Габдулла Тукайның «Туган тел»е белән башланган.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары, Астана этномәдәни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре каршында Казакъстандагы Бәйсез Дәүләт Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык вәкиллеге җитәкчесе Виктор Нефедов һәм «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова чыгыш ясаган.
Кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, Җәннәт Низаметдинова сугыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау откырткаларын тапшырган.
Рәсми өлештән соң чараның алып баручысы һәм режиссеры ролен башкарган журналист Ринат Дусумов татар шагыйренең фаҗигале язмышы турында сөйләгән. Аннары шагыйрьнең иң танылган шигырьләре укылды һәм аның сүзләренә язылган җырлар башкарылган.
Оештыручылар сүзләренчә, кичәнең мәртәбәле кунагы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, язучы Тәүфыйк Кәримов чараның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үткән. Җыелучыларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, ул да М.Җәлилнең берничә әсәреннән өзекләр укыган.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/15/109380/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.