Логотип
Яңалыклар

«Армиягә бармыйм, «Россия почтасында» эшлим...»

Көзге чакырылыш вакытында 31 Татарстан егетен Ватанны саклау урынына альтернатив хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Республикада армия хезмәтен алыштыручы егетләр саны арта. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында республиканың Хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

Быел язгы чакырылыш вакытында республикадан 6 егет   альтернатив гражданлык хезмәтенә җибәрелгән. Армиядә хезмәт итү инануларына һәм дини ышануларына каршы килә дип уйлаган һәр егет альтернатив хезмәтне сайлый ала.  Сергей Погодин  сүзләренә караганда, Хәрби комиссариатлар егетләрнең әлеге теләгенә каршы килми. Бары тик ярты ел кала, бу хакта гариза язарга кирәк.  Альтернатив гражданлык хезмәтен узу вакыты гадәти хезмәт чорыннан күбрәк. РФ Кораллы Көчләрендә һәм башка хәрби формированиеләрдә – 18 ай, ә башка оешмаларда 21 ай.  Хәрби комиссар әлеге хезмәтнең авыр һәм дәрәҗәсе булмаган эш төрләреннән торуын әйтә.  Егетләрне Россиянең төрле төбәкләрендә урнашкан  өлкәннәр һәм инвалидлар, психик кимчелекле кешеләр өчен интернат-йортларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә, «Россия почтасы»на җибәрләр. 
Россиядә бүгеннән көзге чакырылыш башланды. Татарстаннан Ватанны сакларга 3,5 мең егет китә. Аларның 80  проценты урта һөнәри һәм югары белемле.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар