Логотип
Яңалыклар

Арияләр, Кытай җырлары һәм классик гитара: Казан музейларында нәрсә тыңларга мөмкин?

Музейларда хәзер күргәзмәләр карарга гына түгел, күңелгә хуш килгән музыка да тыңларга була.

 

Салих Сәйдәшев музеенда опера җырчысы Азат Аббасовның тууына йөз ел тулуга багышланган классик музыка концерты була. Концертта Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал кафедрасы студентлары катнашачак. Чит ил һәм рус композиторларының арияләре һәм романслары, татар академик һәм халык музыкасы яңгыраячак. Музейда традиция буенча Салих Сәйдәшев тә яңгыраячак. 


Милли музейда «Кытай Яңа елына багышлана!» исемле музыкаль кичә оештырыла. Казан консерваториясендә укучы кытай студентлары «Өйне Сагыну», «Розаның өч теләге», «Сине яратам, Кытай» кебек кытай телендә җырлар башкарачак. Концерт «Россия музейларының Кытай коллекцияләре» күргәзмәсендә уза торган махсус программа кысаларында үткәрелә. 


Боратынский музеенда гитарачы Кирилл Русиновның концерты була, ул Казанның иң яхшы яшь гитарачыларының берсе, хәзер Себердә яши һәм укыта. Композиторлар Хоакин Родриго, Франсиско Тарреги, Августин Барриос, Хоакин Малатс һәм Матиас Дюплессиның классик гитара өчен әсәрләре яңгырар дип көтелә.

Татарстан Республикасы Милли музее – фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф учреждениесе, Татарстанның әйдәп баручы музей үзәге һәм Россиянең иң эре төбәк музейларының берсе. 1894 елда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак нигезләнә. 1895 елның 5 апрелендә тантаналы рәвештә ачыла. Татарстанда таш гасырдан бүгенге көнгә кадәр төбәкнең бөтен тарихы тәкъдим ителгән бердәнбер музей. ТР Милли музееның Музей җыентыгында 947 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Музей составына 15 музей филиал керә.

 Татарстан Республикасы Милли музее матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар