Логотип
Яңалыклар

«Апуш» кабат җиңүче

Татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады.

 

Финалда Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 28 спектакль катнашты. Алар арасында Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакле дә. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижау шәһәрендә булды.

 

  «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Мәкәрҗәдә театр» спектакле җиңеп чыкты. Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә спектакльнең режиссерлары, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле остазлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова җиңү яулады.

«Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясенә спектакльнең сценографы, рәссамы – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева лаек булды.


«Мәкәрҗәдә театр» спектаклен «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркеме куйды. Инсценировканы татар пьесалары мотивлары буенча Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язды. 
«Апуш» – «Театраль Идел буе» фестивалендә инде дүртенче тапкыр җиңүчеләр исемлегендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар