Логотип
Яңалыклар

Апас районы - сайлау нәтиҗәләре буенча республикада беренче

Апас районында Россия Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә бара. Һәр җирдә тәртип, үзара хөрмәт һәм аңлашу хөкем сөрә. Апаслылар әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, тавыш бирүдә актив катнаша. Бу хакта “Йолдыз” газетасы яза.

Көндезге сәгать уникегә сайлаучыларның 77,78 проценты тавыш биргән. Республика нәтиҗәләре буенча Апас беренче урында. Танай-Турай, Борнаш, Чәтбаш, Олы Болгаер сайлау участокларында көн уртасына 100 процент сайлаучы үз тавышын бирде.

чыганак - http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар