Логотип
Яңалыклар

«Аның исән калуы өчен дога кылабыз»

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаеваның концерт директоры Вадим Фәһинуров 28 февральдә булган юл фаҗигасенә кагылышлы детальләр белән уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига Беләбәй – Николаевка – Туймазы – Бакалы трассасының 14 нче километрында булды: JAC машинасы Hyundai Solaris белән бәрелешкән. JAC машинасында руль артында Гөлназ Асаева үзе була, юлдагы бозлавык, начар һава шартлары аркасында җырчы машина белән идарәне югалта, машина каршы як полосага чыгып, икенче машина белән бәрелешә, дип аңлата Гөлназ Асаеваның концерт директоры. Җырчы үзе, биючеләре һәм каршы як машинада утыручы ирле-хатынлы төрле тән җәрәхәтләре алганнар. 

– Гөлназ күпсанлы тән җәрәхәтләре алды, хәзер аның хәле канәгатьләнерлек, тик ул зыян күрүчеләр турында бик борчыла, – ди Вадим Фәһинуров. – Бүген бер биючебезне хастаханәдән чыгарганнар, икенчесе әле табиблар күзәтүе астында – аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Икенче якта да зыян күрүче бар – аның хәле бик авыр, операция ясау планлаштырылган. 

Гөлназ Асаева – җәмгыятьтә танылган шәхес, шуңа күрә булган вакыйгалар хакында интернетта төрле фаразлар йөри һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат тарала башлаган. Имеш, Гөлназ концертлар куячак һәм без аның руль артында булуын яшерергә телибез икән. 
Беренчедән, кеше авыр хәлдә ята – ничек концертлар куя алыйк без? Икенчедән, һәлакәт көнне Гөлназ руль артында булуын яшерми. Һәлакәт вакытында килгән зыянны капларга, дәвалау чыгымнарын түләргә без әзер, тик зыян күрүченең туганнары әле элемтәгә чыкмый. Алар шок хәлендә, – дигән ул.
– Без үзебез турында уйламыйбыз да. Авыр хәлдәге зыян күрүче өчен дога кылабыз, аның исән калуын телибез. Гөлназ елый да елый, бик борчыла. Без эш белән – концертка бара идек. Мондый һава шартларында бу хәл һәркем белән булырга мөмкин. Концертларны кичектердек һәм күчердек, – дип тә өстәде Вадим Фәһинуров.

 

Галерея

Теги: татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар