Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның өченче көне узып бара.
Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев көндезге сәгать өчкә республиканың сайлау участокларындагы хәл турында менә нәрсәләр хәбәр итте.
– Иртәнге сәгать унга бөтен сайлаучыларны 60,6 проценты сайлау участокларына килеп тавыш бирде. Көндезге сәгать уникегә алынган мәгълуматлар буенча бөтен сайлаучыларның 64,5 проценты инде тавыш бирде. Көндезге сәгать өчкә сайлаучыларның күпмесе тавыш бирүен аз гына соңрак игълан итәчәкбез – әлегә күпме кеше килгәнен санау бара. Аннан кичке сәгать алтыга булган мәгълүматларны җиткерербез – анысы кичке сигездә булыр. Бу вакытка инде сайлау участоклары ябыла һәм иң мөһим эш башлана – тавышларны санау. Ул күзәтүчеләр катнашында узачак.
БДБ илләреннән килгән күзәтүчеләр Арча районына бару теләген белдерде. Аннан бернинди да закон бозу очраклары турында хәбәр булмады. Кичкә алар Казанга әйләнеп кайтачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген халыкара экспертлар белән очрашты. Алар 11 илне тәкъдим итә. Кызыклы очрашу булды. Алар үзләрендәге сайлау системасы турында сөйләделәр, тәкъдимнәр дә әйттеләр. Мәсәлән, сайлаучы урнага сала торган бюллетеньнарны конвертка тыгу турында. Бу сайлау процедурасын да тагын да ышанычлырак итә ала ди алар. Без алар белән мондый очрашу-сөйләшүләрне сайлау компаниясе төгәлләнгәч тә дәвам итәргә килештек.
«Кайнар линия»гә өч көн эчендә 400 шалтырату булды. Сайлаучылар барлык сорауларына да җавап алдылар. 62 кеше үзләренең сайлау участогы адресын ачыклау өчен шалтыратты.
Волонтерлар эше буенча да нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Иртәнге сәгать унга алар инде сайлаучылардан кергән кергән барлык үтенечләрне үтәделәр. «Тагын нәрсә эшли алабыз?» – диләр. «Әйдәгез, сайлау участокларында ярдәм итегез», – дидек. Берсе дә, мин инде заявканы үтәдем, дип кайтып китмәде. Алар белән дә хезмәттәшлекне алга таба дәвам итәргә уйлыйбыз.
Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары кичке сәгать сигездә ябылачак. Ахыргы нәтиҗәләр турында кабат хәбәр итәрбез. Әлегә тавыш бирү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк