Логотип
Яңалыклар

«Ана капиталы»на үзгәрешләр кертелә

Быелдан беренче бала тууга ук «Ана капиталы» бирелә. Икенче бала тугач, 150 мең сум өстәлә. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарә башлыгы Эдуард Вафин әйтте.

Агымдагы елда «Ана капиталы» индексацияләнде. Ул соңгы тапкыр 2016 елда үзгәртелгән иде. Хәзер сертификат суммасы – 466617 сум. Ил президенты Владимир Путин  боерыгы буенча  әлеге программа  2026 елга кадәр озынайтылды. Быелдан гаиләдә беренче бала тууга ук (яки уллыкка алынса) 466617 сум күләмендә сертификат бирелә. Икенче бала тугач, 150 мең сум өстәлә.  Эдуард Вафин аңлатуынча, беренче бала үзгәрешләр кергәнче туып, икенче бала 2020 елда дөньяга килсә,  «Ана капиталы» 616617 сум күләмендә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар