Ноябрь башында Әлмәттә «Аваздаш» төбәк фестивале уза. Анда премьералар, лекцияләр, мастер-класслар һәм күргәзмәләр ачылу көтелә. Оештыручылар дүрт яңа спектакль күрсәтеләчәк дип хәбәр итә.
«Төбәк фестиваленең идеясе – үз-үзеңне танып белүне өйрәнү, яңа сәнгать сүзе эзләнү», – ди оештыручылар. Алар – «Әлиф» иҗади берләшмәсе катнашучылары. «Аваздаш» дүрт премьера күрсәтәчәк. Бакый Урманче иҗатын хор аша күрсәткән спектакль режиссеры Туфан Имаметдинов. Спектакльдә татар халкының бөек сынчысын рәссам итеп кенә түгел, ә җырчы, музыкант һәм шагыйрь буларак та күрәчәкләр. Хор картиналары постановкасында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Республика дәүләт камера хоры җырлый. Спектакльгә музыканы Ильмир Низамов язган. Бакый Ураманче рухын исә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты биюче Вагнер Карвальо гәүдәләндерә.
«Нәкыш» бию спектаклендә Мария һәм Марсель Нуриевлар бизәк теле турында пластика аша сөйләячәк. Нурбәк Батулла «Балбаллар» физик театр тәкъдим итә. Билгеле булганча, балбаллар Үзәк Азиядәге серле сыннар. «Тамаша алар сере, эчке энергия турында уйланулар булачак», – дип аңлата хореограф. Сәхнәдә Әлфиз Сабиров сыннары һәм биючеләр булачак.
Йолдыз Миңнуллина куелышындагы «Мин түгел» спектакль-роман Хәсән Туфан һәм Клара Булатовага багышлана. Спектакль аларның шигырьләреннән торачак. Әсәр шагыйрьнең Әлмәткә килеп, яшь шагыйрә белән танышуы турында. «Ике шагыйрь язып калдырган бер тарих».
Әлифлеләр әлеге спектакльләр Казанда «Моң» театры репертуарында да булачак дип ышандырды. «Иҗат сезнеке-безнекенә бүленми», – диде Нурбәк Батулла фестивальгә багышланган матбугат очрашуында.
Фестиваль «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән уза. «Кызыклы проект. Ул талантлы яшьләрне берләштерү мәйданы. «Татнефть» республиканың икътисадый ягын гына түгел, мәдәни ягын да кайгырта шулай», – дип белдерде матбугат очрашуында фонд директоры Эльмира Газизова.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк