Алексей Песошин WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин 1нән 3 февральгә кадәр үткән төбәк эшче һөнәрләре чемпионатында билгеле булган WorldSkillsның Татарстан чемпионнары белән очрашты. Казан төзелеш көллиятендә Россия турнирына барачак төп состав җыелган иде.
Егетләр төбәкне WorldSkills Russiaның Краснодарда 16нан 19 майга кадәр узачак ил этабында тәкъдим итәчәк. Аннан, мөгаен, Абу-Дабида 14нән 19 октябрьгә кадәр узачак дөнья беренчелегендә дә. Компетенцияләр арасында – юлчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшь белгечләре, медиклар һәм дизайнерлар, кондитерлар һәм проектлаучылар. Россиянең сайлап алу турларына Татарстаннан барлыгы 76 юнәлештә катнашу белдерелгән.
«Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы елдан-ел үсә. Быел чемпионатта 76 компетенция буенча конкурс сайлап алуы үткәрелде. Республика чемпионаты мәйданнарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча меңләгән конкурсант ярышты. Сезнең һәркайсыгыз үз осталыгын һәм талантын күрсәтүенә ышанам», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
«2019 елда Казанны дөнья күләмендәге зур вакыйга көтә – эшче һөнәрләре буенча бөтендөнья чемпионаты. Мин ышанам, сезнең күбегез анда катнашачак. Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге хәрәкәтне җәелдерүгә зур игътибар бирелә», –дип өстәде ул.
«Әлеге хәрәкәттә Россия Федерациясенең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Безнең өчен WorldSkills – ярыш кына түгел ул, ул эшче һөнәрләренең абруен һәм сыйфатын күтәрү инструменты, икътисад тармагына профессионалларны әзерләү чарасы», – дип йомгаклады Песошин.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.