Логотип
Яңалыклар

​Аларның әле беркайчан да бер-берсен күргәннәре юк! Бу очрашу – беренче!

Бүген кичке җиденче яртыда «Аксенов» музей-йортында Франциядә яшәп иҗат итүче рәссам Ринат АНИМАЕВ белән очрашу узачак. Ул – Франциянең рәссамнар берлеге әгъзасы, Монмартрның Почетлы гражданины, картиналары Пьер Карден салоннарында эленеп тора. Күргәзмәләре Мәскәүдә, Парижда, Мюнхенда, Амстердамда уңыш казана.

Бүгенге очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеләре – рәссамның Казанда яшәүче апасы Дамира белән күрешү булыр, мөгаен. Ринат Анимаев моңарчы Татарстанга бары бер тапкыр – сиксәненче елларда гына килгән була. Безнең шәһәрдә бертуган апасы яшәп ятуын исә ул әле узган ел гына белде. Туганнар бүген беренче тапкыр бер-берсен күрә.

Аларның катлаулы язмышы турында «Сөембикә» журналы узган ел гыйнвар санында язды.

Укыгыз: http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/millettesh/?id=2533

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар