Логотип
Яңалыклар

Алабугада грандиоз Спас ярминкәсе әзерлиләр

2-4 августта Алабуга шәһәрендә бөтен ил катнашындагы грандиоз Спас ярминкәсе уза.

2 августтан 4 августка кадәр Алабуга шәһәренә бөтен Россиядән кул эше осталары, фольклор коллективлар җыелачак. Бу көннәрдә монда XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза. Ярминкәнең визит карточкасы – «Алабуга шәһәренең осталар шәһәрчеге». Теләге булганнарга мастер-классларда катнашып, осталыгын чарларга, традицион һәм яңа техника белән ясалган авторлык эшләрен истәлеккә сатып алырга була.

Ярминкә фольклор коллективларның һәм профессиональ артистларның чыгышлары, канатта йөрүчеләр, милли уеннар һәм конкурслар белән дә күңелдә калырлык булыр.

Әле бу гына түгел, ярминкә барган көннәрдә анда XII Бөтенроссия чаң кагу фестивале дә уза. Инде гадәткә кергәнчә, фестиваль көннәрендә чаң тавышыннан торган ике зур концерт та узачак.

 

Моңарчы Алабуга якларына килгәнегез булмаса, Шишкин урманнары, Алабуганың ачык һавадагы күп санлы музейлары белән танышырга теләсәгез, бу фестиваль бик яхшы форсат.

Теги: Алабуга Елабуга Спас ярминкәсе Спасская ярмарка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар