Логотип
Яңалыклар

«Ак барс» банкын да «Татфондбанк» язмышы көтәме?

«Ак Барс» банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев банк клиентларын тынычланырга һәм хисаплардан акчаларын ашыгыч рәвештә алу кирәклеге турындагы чакыруларга ышанмаска чакыра. Аның сүзләренчә, банк проблемасы турындагы сүзләр чынбарлыкка туры килми.

«Бу сүзләрнең хәзерге хәлгә карата бернинди кагылышы юк, вәзгыять аерым контрольдә тотыла. Аңлыйбыз, шушындый хәлләрдән соң халык һәр хәбәргә сак карый. Бүгенге көндә клиентларыбызда бернинди аерым активлык һәм борчылу сизелми»,  дип җиткерде Гәрәев «Ак Барс» банкында бүген журналистлар белән очрашу кысаларында.
Шулай ук әлеге хәбәрләрне башка кредит оешмалары белән эшчәнлектә күргән тискәре тәҗрибәсен, хәзер аны «Ак Барс» банкы буенча да таратмакчы булалардыр, дип өстәде.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/15/135123/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар