Логотип
Яңалыклар

Аида Гарифуллинага РФның атказанган артисты исеме бирелде

Опера җырчысы Аида Гарифуллинага «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.


 
Опера җырчысы Аида Гарифуллинага «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. РФ Президенты В.В. Путин исем бирү турындагы Карарны имзалаган. «Илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлек өчен» бирелүе күрсәтелгән. Без чын күңелдән Аиданы котлыйбыз. Иҗатында яңа уңышлар теләп калабыз!

Вена дәүләт операсы солисты Аида Гарифуллина Россияне һәм Казан шәһәрен дөнья дәрәҗәсендә таныта. Бүген ул дөньяның иң яхшы опера җырчылары белән Ауропа һәм Америка иң атаклы сәхнәләрендә чыгыш ясый. Иң сөендергәне – Аида тамырларын, татар кызы булуын онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар