9 Майда нинди бәйрәм чаралары көтелә?

«Бүген республикада14 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның 172се сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Тыл хезмәтчәннәре, әсирлектә булганнар, блокадалы Ленинградта яшәгәннәр саны да әкренләп кимеп бара», – дип хәбәр итте Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьер Ләйлә Фазлыева.
Бөек Ватан сугышы ветераннары саны азаюга карамастан, сугыш чоры балалары һаман да бу категориягә кертелми. Бүген журналистлар әлеге сорауны кабат күтәрде. «Законда каралмаган. Белгәнегезчә, Дәүләт Советы депутатлары берничә тапкыр сугыш чоры балаларына ветеран статусы бирү турында мөрәҗәгать белән чыкты, әмма нәтиҗәсе булмады. 9 май уңаеннан махсус күчтәнәч пакетлар бары тик ветераннарга гына тапшырыла. Ә менә бәйрәмнәрдә бөтен кеше катнаша ала», – белдерде хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Быел бәйрәм чараларында илебез куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында махсус хәрби операциядә катнашып кайткан сугышчылар да катнашачак.
Җиңү бәйрәме уңаеннан ветераннарны хөрмәтләүгә багышланган төрле чаралар ай буе дәвам итә. Ветараннар яшәгән йорт тирәләрендә концертлар оештырыла, музейларда мәдәни чаралар үткәрелә. Көтеп алынган вакыйга – 4 май көнне башкалада тимер юл вокзалының «Казан–2» терминалы мәйданында Казанга Хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелү уңаеннан 26 метрлы стела ачыла.
Җиңү көнендә бәйрәм чаралары Җиңү паркында, Казан Кирмәнендә һәм Меңьеллык мәйданында уза.
9 Майда 10:00 сәгатьтә мәйданда Казан гарнизоны парады уза. Анда юнармия хәрәкәтенә йөрүче балалар да катнашачак. Шунда ук тарихи техникаларны да карарга була. Тантаналы йөреш республиканың сәнгать әһелләре катнашында концерт белән дәвам итәчәк. Ул җырлаучы Казан форматында узачак. «Бөтенебез бергә Җиңүгә багышланган җырлар башкара алачакбыз», – дип белдерде Казан шәһәренең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Афзалов. Быел бәйрәм концертларында Россия йолдызлары чыгыш ясамый. Ул бары тик республика мәдәният хезмәткәрләре көче белән узачак икән. Концертларда барлыгы 1600 артист канаша.
Концерт 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.
Куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән режимда эшләгәнлектән, бәйрәмгә иртәрәк килүне сорады оештыручылар. Шулай ук 3, 7, 8, 9 май көннәрендә шәһәрдә транспорт хәрәкәте үзгәрәчәк. Игътибарлы булыгыз.
Фото: Республика Хөкүмәте сайтыннан алынды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.