Әлеге конкурс муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев инициативасы белән «Мәдәният идарәсе» һәм «Арча район Мәдәният йорты» муниципаль учреждениеләренең Нигезләмәсе нигезендә оештырылды. Чараның төп максаты булып татар халкының гореф-гадәтләре саклануның гаилә өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау, татар хатын-кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, кайнаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне яшьләргә күрсәтү, шулар үрнәгендә яшәргә чакыру тора.
«Төп йорт килене - 2016» бәйгесе төп йортта кайнаналары белән гомер кичерүче киленнәр арасында 2015 елның ноябрь аеннан 2016 елның февраль айларында 3 этапта үткәрелде.
3 нче урынга Мирҗәм авылыннан 32 ел төп йортта килен булып яшәүче Фирая Сибгатуллина ия булды, ул жюриларны элеккеге кирпеч мичтә бәлеш пешереп күрсәтүе белән дә шаккаттырды. Җиңүче кер юу машинасына сертификат, диплом һәм чәчәк бәйләме белән бүләкләнде.
Бәйге хөкемдарларын бөтен чыгышын матур, эчтәлекле итеп сөйләве белән җәлеп итүче Зифа Сәләхиева (Яңа Кишет авылыннан) икенче урынны яулады һәм 15 меңлек суыткычка сертификат белән бүләкләнде.
«Төп йорт килене - 2016» бәйгесенең абсолют җиңүчесе исеменә Якты Көн авылыннан Лилия Мөхәммәтгалиева лаек булды. Төп приз – 20 мең сумлык суыткыч, диплом һәм чәчәк бәйләме район башлыгы тарафыннан җиңүчегә тантаналы рәвештә тапшырылды.
Бәйгедән фоторепортаж:
http://syuyumbike.ru/photo/?id=1780
Комментарий юк