Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Бу көн 2004 елның 1–3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта моңарчы булмаган террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак була.
Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.
Бу көнне Россия Бесланда, Дубровкадагы Театр үзәгендә, Буденновскида, Первомайскида, Мәскәү, Буйнакск һәм Волгодонскида торак йортлар шартлауларында, йөзләгән башка террорчылык актларында һәлак булган меңләгән ватандашларын искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк