Логотип
Яңалыклар

29 мартта Казанда 12 нче Республикакүләм ифтар узачак!

Быел 12 нче Республикакүләм ифтар 29 мартта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Быел 12 нче Республикакүләм ифтар 29 мартта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу чара Рамазан аеның 19 нчы көненә туры килә. Ифтарны уздыру датасы «12 нче Республикакүләм ифтарны оештыру hәм үткәрү турында матбугат конференциясендә мәгълүм булды. Журналистлар каршында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов, «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев чыгыш ясады.

Ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында бушлай рейслар оештырылачак. Электричкада бушлай бару өчен Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә. Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында йөриячәк. Шәхси транспортларына утырып  килергә теләүчеләргә юлга алданрак чыгуларын сорыйлар. Алар өчен «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге каршында 3000 урынга исәпләнгән түләүсез машина кую урыны булдырылган. Шулай ук, Ифтарга килүчеләр өчен өстәмә гардероблар эшлиячәк.

 Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән оештырыла. Быел бу чарада 12 мең кеше катнашачак. Күпсанлы илчеләр һәм консуллар чакырылган. Татарстанның төрле районнан дин кардәшләр, мохтаҗлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр булыр дип көтелә. Җәмәгать белән Фәләстин халкы өчен дога кылу оештырылачак. 

Ифтарга килгән халыкны бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Ифтар уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгыраячак. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары сатылачак, Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозицияләр эшлиячәк.

12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган «Казан басмасы» бүләк итеп биреләчәк. 

Республикакүләм ифтарда катнашучылар ахшам намазы вакыты керү белән, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз укыячак һәм ифтар залына узачак. Меню узган елларга караганда мул булачак: пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларга салынган: теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, күчтәнәчләрне өйдәгеләренә алып китә алачак.

Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәмгә 700 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. 12 нче Республикакүләм ифтарда катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә барлык мөһим чаралар кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә ничек ул ифтарга килергә була, чакыру бн генәме?

    • аватар Без имени

      0

      0

      рэхмэт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Афэрин !Исэн- сау уткэрергэ язсын!

        Хәзер укыйлар