Логотип
Яңалыклар

25 ноябрь Бөтендөнья татарча диктант язу көне

Шимбә көнгә – 25 ноябрь иртәнге 10.00 сәгатькә әллә нинди эшләр планлаштырмагыз, теләге булган һәркемне татар теленнән тоталь диктант язарга чакыралар. Рус теленнән бөтен ил белән язган диктантаны хәзер татар теленнән дә язачакбыз. Беренче тапкыр аны узган ел язган идек инде. Былтыр 10 шәһәрдән меңгә якын кеше катнашкан булса, быел татарча диктантка 9 ил һәм Россиянең 20 төбәге кушылып, 5 меңгә якын бланк таратылган. Инде тексты да билгеле – Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәреннән бик матур өзек булачак.

Казанда яшәүчеләрне диктант язу өчен 5 урында көтәләр:

  1. Штаб креатив индустрия резеденциясе – Татарстан урамы, 20 йорт;

  2. КФУның Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – Татарстан урамы, 2 йорт, 3 кат, актлар залы;

  3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы – Бутлеров урамы, 49 йорт;

  4. Казан милли тикшеренү технология университеты – Карл Маркс урамы, 72 йорт, Б103;

  5. Казан дәүләт энергетика университеты – Красносельская урамы, 51 йорт.

 

Диктантны бер ай эчендә тикшерәчәкләр. «Сөембикә» журналы диктант язуны оештыручыларга, ә алар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, КФУның Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Каюм Насыйри институты» фәнни белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы – бер тәкъдим белән дә чыкты. Диктантны хатасыз язучыларны хуплау максатыннан Лобачевский исемендәге китапханәгә укучы билеты белән бүләкләү, яисә башка төрле хуплау ысулын кертү.

Әйткәнебезчә, диктант язу шимбә көнне иртәнге унда башлана, алай да унбиш минутка иртәрәк килеп, урнаша, теркәлә торсаң яхшы.

Әле бу көнне монда «Акыл» фабрикасы да эшләячәк. Көнүзәк мәсьәлә: «Татар мәктәбе үсешенә 100 идея». Татар мәктәбе нинди булырга тиеш – идеяләрегез булса, рәхим итегез, сезне көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез. Район узэклэрендэ уздыралармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      https://vk.com/tatdiktant сылтамасы белән кереп карагыз әле. Мәгълүматлар анда булырга тиеш. Кайбер район үзәкләре дә кушылганын ишеткән идек.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тубэн Кама катнашамы?

        Хәзер укыйлар