Логотип
Яңалыклар

2016 елда Татарстанда 53 балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелә

Эшләрне 15 августка кадәр тәмамлау ниятләнә


Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 147 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының ТКХ программаларын файдалану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2012 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү программасын башлау турындагы карарны кабул итте. Аңа 30 ел элек төзелгән белем бирү учреждениеләре керде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый 839 белем бирү оешмасы исемлеген төзеде

"Эшләрнең зур күләме башкарылды инде. Программаны тормышка ашыру елларында 622 объект ремонтланып, әлеге максатка 9 млрд 747 млн сум акча тотылды, шул исәптән 34 махсус корекция мәктәбе һәм 10 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. 2016 елга әлеге исемлектән 217 объект калды, шул исәптән 18 махсус коррекция мәктәбе", - дип хәбәр итте спикер.

Идарә башлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә капиталь ремонт таләп ителгән учреждениеләр исемлеген актуальләштерү үткәрелгән. "Нәтиҗәдә, 217 мәктәпнең 98е аз комплектлы статусын алды һәм капиталь ремонт үткәрү өчен перспективасыз дип табылды, яки алар агымдагы чыганаклардан ремонтланды. Әлеге мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү максатка яраксыз дип табылды", - дип аңлатты ул.

И.Насыйров сүзләренчә, 2016 елга капиталь ремонт программасы формалаштырылган, аңа 147 белем бирү учреждениесе, шул исәптән 15 коррекция мәктәбе һәм 53 балалар бакчасы кергән. Җитәкче хәбәр иткәнчә, программа инде дүртенче ел тормышка ашырылганны истә тотып, кайбер муниципалитетларда капиталь ремонт таләп итүче мәктәпләр исемлеге беткән.

"Барлык мәктәпләр дә төзекләндерелгән муниципаль берәмлекләрдә без балалар бакчаларын ремонтлауга керештек. 2016 елда 52 балалар бакчасы төзекләндереләчәк, - диде ул.

2016 елга финанслау 2 млрд 614 млн сум күләмендә каралган". "Быел мәктәпләрне капиталь ремонтлауны тәамлана диярлек һәм алга таба акчаларның күбесе балалар бакчаларын ремонтлауга тотылачак", - дип ассызыклады чыгыш ясаучы. Аның сүзләренчә, барлык эшләр дә 15 августка тәмамланырга тиеш.  

сылтама: http://tatar-infarom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар