Логотип
Яңалыклар

1 июньнән керәсе яңалыклар?

Июнь аеннан Россия гражданнарын шактый күп яңалыклар көтә. Болар: балаларга яңа компенсацияләр, пенсиягең кагылгысызлыгы, онлайн ипотека һәм башкалар.

Июнь аеннан балаларга яңа компенсацияләр түләнә башлый. Гаиләдә 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар булып, гаиләнең  кереме җан башына яшәү минимумыннан артмаса, ай саен 5,5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Шулай ук 1 июньнән 3 яшьтән алып, 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә дә бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу очракта әти-әнинең кереме исәпкә алынмый. Акчаны алу өчен гариза язу җитә. 

Икенче яңалык пенсионерларга кагыла. 2020 елның 1 июненнән суд приставлары пенсионерларның бурычларын социаль түләүләрдән тотып кала алмаячак. Социаль түләүләргә пенсияләр, алиментлар, Ана капиталы һәм башка төр пособияләр керә. Мондый төр түләүләр башкача маркерланачак һәм аларны бурыч өчен тотып калырга, арест салырга ярамый. 

Өченче яңалык – «банк роумингы». Июнь уртасыннан башлап, бер үк банк эчендә төрле карталарга акча күчергән өчен комиссия тотып калырга тиеш түгелләр. Бу бер үк банк клиентларына банкның төрле төбәкләрендәге бүлекчәләрендә хезмәт күрсәтелгән очракка кагыла. 

Дүртенче яңалык – балаларның җәйге ялы. 1 июньнән балаларның җәйге ялын бары тик махсус реестрга кертелгән оешмалар гына оештыра ала. Анда эләгү өчен лагерьлар тикшеренү узарга тиеш. Реестр һәркем өчен ачык булачак, аны интернет аша карарга була. 

Онлайн ипотека. 1 июньнән банклар ипотеканы онлайн терки башлый. Заемчының керемнәре һәм мәшгульлеге Пенсия фонды биргән белешмә белән раслана. Ә документларны имзалар өчен смартфоннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланылачак. Әмма бу хезмәттән әлегә бары тик яңа йорттан фатир алганда гына файдаланып була. 

Эшсезләрне теркәү
1 июньнән эшсезләрне теркәгәндә МВД белешмәсе дә кирәк булачак. Моннан тыш, ЗАГС реестры аша эшсез кешенең балаларын теркәү турындагы мәгълүматлар да соратыла. Гражданин күрсәткән мәгълүматлар белән, МВД һәм ЗАГС мәгълүматлары чагышмаса, элек түләнгән компенсацияләрне кабаттан исәпләячәкләр. 

Йөртүчеләрнең ял режимы
Яңа үзгәрешләр шулай ук 1 июньнән кертелә. Хәзер тахограф  Евро-3 һәм аннан түбәнрәк экологик класслы 12 тоннага кадәрге йөк автомобильләре йөртүчеләренә дә кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар