Логотип
Яңалыклар

1 июньдә балалар белән кая барырга?

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне башкалабыз Казан зур бер бәйрәм мәйданына күмеләчәк. Иртәнге яктан кичке җиделәргә кадәр шәһәребез паркларында, ишегалларында төрле кызыклы чаралар, концертлар узачак.

Казан Кремле дә бу көнне балаларның шат авазларына күмелер. Иң төп бәйрәм чаралары анда узарга тиеш. Ә бу – төрледән-төрле мастер-класслар, концерт номерлары, викториналар, балалар өчен спектакльләр. Әле хәтта «Ералаш» тележурналы өчен кастинг та үтү мөмкинлеге бар. Казан Кирмәнендәге бәйрәм кичке дүрткә кадәр дәвам итәчәк.

Горький урманында исә балаларга үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Ул һөнәрләр арасында флористика дигәне дә бар. Гөлләмәләр ясарга өйрәнү, мөгаен, кызлар өчен кызыклырак булыр.

Горький исемендәге үзәк ял итү паркында – «Яшел марафон», «Крылья Советов» паркында – байкерлар ярышы, Үзәк стадионда – велосисипедчылар узышы, Фатих Әмирхан урамындагы 81 нче йорт ишегалдында Салават Фәтхетдинова белән очрашу – болар әле 1 июньдә булачак чараларның берничәсе генә.

Бәйрәм мәйданнарының һәркайсында әниләргә балаларының өстен алыштыру, ашатып алу өчен махсус урыннар булачак, дип ышандырды бәйрәмне оештыручылар.

Шундый матур, кояшлы, җылы бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар