Логотип
Хәтер – мәңгелек

«Җиңү көнендә безне яңа бәрелешкә алып киттеләр»

Бүгенге язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, фронт юлын кичкән солдат, Ижау шәһәренең мәртәбәле гражданины, 100 яшьлек Тәкый Мөхлисулла улы Әсмәндияров турында. Ул 1943–1944 елларда, ленд-лиз килешүе нигезендә, Иран аша фронтка техника, азык-төлек ташыган кеше. Сугыш елларында ул шофер була – алгы сызыкка корал, икмәк ташый. Ике тапкыр бандеровчылар һөҗүменә эләгә. 1944–1945 елларда Украина, Польша, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң тагын биш ел солдат хезмәтен үтеп, туган ягына кайткач та машина йөртүен ташламый ул – 50 ел гомерен юлда үткәрә. Быел 100 яшен тутырган ветеран Ижау шәһәренең Татар бистәсендә, шәхси йортында кызы һәм оныклары тәрбиясендә яши.

Татарстан Республикасында 5,5 мең ветеран яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын республикада әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышында хәбәр иткән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда республикада ветераннар саны ике тапкырга кимегән. Бу турыда республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими бара, – дип, Удмуртиянең социаль сәясәт һәм хезмәт министры Ольга Лубнина да чыгыш ясаган. – Бүгенге көнгә аларның нибары 81 е генә калды. Шуларның 21 е – Бөек Ватан сугышында катнашучы фронтовиклар, 3 кеше – сугыш инвалидлары, 35 кеше – фашистларның концлагерьларында балигъ булмаган вакытта тоткынлыкта булганнар, 22 кеше – блокада вакытында Ленинградта яшәүчеләр», – дигән министр. 

Ветераннар саны елдан-ел кими барса да, бүгенге көндә хатирәләре белән уртаклашыр кешеләребез бар әле, шөкер. Сугыш еллары газабы, ачы чынбарлык турында үзе күргәннәрне сөйләр кешеләребез бар. Шушы мөмкинлекнең кадерен белеп, алар сөйләгәннәрне теркәп бару – безнең бурычыбыз. Илебезнең иминлеге өчен батырларча көрәшкән, шушы көрәшкә үз өлешен керткән, яшьлеген, саулыгын сарыф иткән өлкәннәребезгә рәхмәтебезне белдерү мөмкинлеге көннән-көн кими бара, шуны онытмыйк. 

Бүгенге язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, фронт юлын кичкән солдат, Ижау шәһәренең мәртәбәле гражданины, 100 яшьлек Тәкый Мөхлисулла улы Әсмәндияров турында. Ул 1943–1944 елларда, ленд-лиз килешүе нигезендә, Иран аша фронтка техника, азык-төлек ташыган кеше. Сугыш елларында ул шофер була – алгы сызыкка корал, икмәк ташый. Ике тапкыр бандеровчылар һөҗүменә эләгә.
1944–1945 елларда Украина, Польша, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң тагын биш ел солдат хезмәтен үтеп, туган ягына кайткач та машина йөртүен ташламый ул – 50 ел гомерен юлда үткәрә. Быел 100 яшен тутырган ветеран Ижау шәһәренең Татар бистәсендә, шәхси йортында кызы һәм оныклары тәрбиясендә яши.

– Сугыш башланганда миңа 15 яшь тулган иде, – дип сөйли Тәкый абый. Ел саен мәктәп укучылары белән, журналистлар белән очрашуларда сөйләп торганга күрәме, бабайның хәтере яхшы, фикере эзлекле. Буталып киткән урыннарда кызы ярдәмгә килә. Нәзирә ханым әтисенең тарихын энәсеннән-җебенә кадәр төгәл белә. – Абыйга 19 яшь иде. Ул Кама елга портында су трамвайларында пассажирлар йөртте. Аны шунда ук диңгез флотына алдылар. 15 көннән әтине дә сугышка алып киттеләр. Мин абый урынында эштә калдым, матрос та, кассир да, моторист ярдәмчесе дә булдым. Минем әти, бабайлар Минзәлә төбәгеннән, хәзерге Тукай районы Иске Абдул авылыннан кулак дип куылган кешеләр. Авылдан берничә гаилә Пермь якларына чыгып киткәннәр, Березняки шәһәренә килеп төпләнгәннәр, – дип Тәкый абый үзенең гаиләсенең тарихы белән таныштыра. Аның тормышны яратуы, тырышлыгы геннардан, әти-әнисеннән, бабасыннан килгәне шуннан аңлашыла.

1942 елда Тәкый абый Пермь өлкәсендәге Усолье шәһәренә шоферлар курсына китә. Алты ай укыгач, аны хәрби хезмәткә алалар. 1943 елда сиксәнләп егетне поездга төяп Владикавказга җибәрәләр. Сталинградка килеп җиткәндә үк Калач-на-Дону шәһәрендә дошман самолетлары утка тота аларны.
– Юлда эссе иде. Ашарга ике сохари бирделәр. Егетләр станцияләргә туктаган саен киемнәрен сатып ризык алды. Владикавказга килеп җиткәндә кем майкадан, кем трусиктан калган иде. Ә каршыда оркестр тора, безне шулай зурлап каршы алдылар, – дип көлеп сөйли ветеран. Ул вакытта бер дә көлке булмагандыр шул. Бу елмаюны исән калып тыныч тормышта яшәү мөмкинлеге барлыкка китергәндер...

Егетләрне юындырганнар, киендергәннәр, ашатканнар. Америка машиналарында стажировка үткәргәннәр. Ул яктан Усолье мәктәбе белеме сынатмый, егетләр чит ил техникасын яхшы белә. Шулай итеп аларны Ираннан чит ил машиналары алып кайтырга әзерлиләр. 750 километр, Тбилиси, Ереван аша баралар. Иранга, Джульфа шәһәренә килеп, шуннан Совет армиясе өчен азык-төлек төялгән олы йөк машиналарына утырып Бесланга кайтып китәләр. Текә кыялар аша үткән юлларда кайбер шоферлар машиналарыннан төшеп, «бүтән рульгә утырмыйм» дип каушап калалар иде, ди Тәкый абый. Ул курыкмаган. Туганым белән горурланып куям. 

Алар Бесланда тупланган 45 нче автополк составында эшли. 1944 елның апрель аенда Тәкый абыйны Мәскәүгә кайтаралар, ә май аенда яңадан сугышка җибәрәләр. Июньнән Тәкый абый 4 нче Украина фронты составына керә. Сугыш кырына, «передовой»га снарядлар ташый. Баш очында дошман самолеты. Биш-ун машина төнгә – бер, күп булганда ике рейс ясый ала.

– Сугышка барганда хәрабәләр калган авыллардан узганда каршыбызга землянкалардан кешеләр чыга. Бездән нәрсә сорыйлар дип уйлыйсың? Икмәк тә сорамыйлар, дару да, акча да түгел. Бау сорыйлар. Коедан су алыр өчен халыкка бау кирәк. Кызганыч, мин Бөек Ватан сугышы вакытында узган җирләрдә хәзер дә сугыш бара, – дип көрсенеп куя бабай.

– Җиңүне без Чехословакиянең Пардубице шәһәрендә каршы алдык.
9 майда сугыш бетте дип игълан итсәләр дә, безне иртәнге дүрттә уятып яңа бәрелешкә алып киттеләр. Фашист бәреп кергән. Праганы азат иттек, анда танклар, авиация катнашты, тагын тулы канлы көчле сугыш 11 майга кадәр барды, шактый халык кырылды, – дип, җиңүне ничек каршы алуы турында сөйләде Тәкый абый.

Тулаем алганда, ул җиде елдан артык хәрби хезмәттә булып, Ижау шәһәренә, тыныч тормышка 1950 елда, 24 яшендә генә кайта. Сугыштан соң да шофер булып эшли, шуңа күрә аның гаиләсе
артык авырлык күрми, чагыштырмача мул тормышта яшиләр. Тырышлык, мал таба белү аларга нәселдән килә торгандыр, әтисе, бабалары да шундый булган аның. 

Булачак хатыны Мәрьям белән Тәкый абый базарда таныша, көнбагыш сата иде, ди. Хатыны белән өч бала үстерәләр, хәзер ун оныклары, тугыз оныкчыклары бар. Мәрьям апа гына ареннән алданрак китеп барган, үлгәненә биш ел икән.

– Төшкә еш керә, – ди Тәкый абый. – Бер тапкыр елмаеп диванда матур покрывало белән бөркәнеп утыра. «Кил минем янга», дип чакыра. «Ашыктырма әле, бармыйм», – дидем. Көлеп җибәрде дә: «Мин ятып торам, алайса, көтәрмен», – диде.

Узган ел Тәкый Әсмандияровны Мәскәүгә – 9 Май парадына чакырганнар. Параллель рәвештә Сочига путевка тәкъдим иткәннәр,
башка җиргә дә дәшкәннәр, ләкин ул парадка бару өчен бөтен тәкъдимнәрне кире каккан. Ахыр чиктә ниндидер сәбәпләр аркасында Мәскәүгә баручылар исемлегеннән дә төшеп калган. Шуңа бераз кәефе кырылган. «Алдадылар», – дип куйды бабай. Башка үпкәләре юк үзенең. Бүген сугыш ветераннары күп тә түгел бит инде, олы кешенең күңеле белән болай шаярмасалар да булган югыйсә. Ветераннарга машина бүләк иткәндә дә «аякларың йөри бит, сиңа тиеш түгел әле», дип калдырганнар аны. Ярый, фатирын биргәннәр.

Күз тимәсен, тормышта күпме авырлыклар күреп тә көр күңелле, позитив холыклы булып кала алган Тәкый абый. Шаярып сөйләшә. Хәтере дә гаҗәеп, техниканың атамаларын төгәл әйтеп бирә, үзе йөргән юлларны, шәһәрләрнең карта буенча торышын күз алдына ки-
терерлек итеп тасвирлый. Ә иң сагынганы – авылы, бала ва-
кытлары.

Галерея

Теги: Бөек Җиңү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар