Логотип
Хәтер – мәңгелек

Ибәтуллин Вәли Ибәтулла улы

Әниемнең абыйсы – Ибәтуллин Вәли Ибәтулла улы 1919 елның 19 мартында Кукмара районы Сабанчы авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, агроном һөнәрен үзләштерә. 1939 нчы елның 18 октябрендә Совет армиясе сафларына чакырыла.

Абыемның хәрби хезмәте тәмамланырга өлгерми, илебезгә фашистлар басып керә. 1941 елның августыннан ул 71 нче укчылар гвардия полкының 24 нче укчы дивизиясендә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәш юлын башлый. Хәрби хезмәте сугышчан батырлык юлы белән тоташып китә. Ил алдындагы бурычын үтәп,  62 нче армиядә, 11 нче механикалаштырылган бригадада, 5 нче гвардиянең механикалаштырылган корпусында, 4 нче гвардиянең танк армиясендә, 80 нче мотоукчылар полкының 57 нче мотоукчылар дивизиясендә сугышчан юл үтә.

Вәли абый Ленинград оборонасында, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, Берлинны яулап алу операцияләрендә катнаша. Сталинград, Воронеж, Степной, 2 нче һәм 4 нче Украина фронтларында алгы сызыкта була. Аңа тапшырылган бүләкләү кәгазендә күренгәнчә, үз ротасын һәрвакыт җиңүгә өметләндереп, хәрби дәрәҗәдә тәртиптә тотып, беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелгәннәр. Аның батырлыклары санап бетергесез. Шуларның берсе – Германия җирлегендәге бәрелешләрдә Вәли абый берүзе кулында булган коралы белән 5 фашистны юк итә һәм икесен кулга төшерүгә ирешә. 

Сугыш кырында күрсәткән кыюлыгы нәтиҗәсендә Вәли Ибәтулла улы гвардия лейтенанты, гвардия өлкән лейтенанты һәм подполковник дәрәҗәләренә ирешә. Ватан алдындагы бурычын намуслы башкарганы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены; «Сугышчан казанышлары өчен» медале; «Батырлык өчен» медале; Кызыл Байрак ордены; Кызыл Йолдыз ордены; I дәрәҗә Ватан сугышы ордены; II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены; «Праганы азат итү»; «Сталинградны саклаган өчен» медале; «Праганы азат итү өчен» медальләре белән бүләкләнә. 

Сугыштан соң хәрби хезмәт юлын Төрекмәнстанның Мары шәһәрендәге гарнизонда дәвам итә. Алар тормыш иптәше Разия апа белән бер кыз һәм бер малай үстерәләр. 

1964 елның августында хәрби хезмәтен тәмамлап, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә төпләнеп калалар. 1981 елда 62 яшендә вафат була һәм шунда җирләнә.

 

Мөршидә ШАМИЛОВА.
Кукмара районы.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар