Кирәк:
* 300 г он;
* 150 г шикәр комы;
* 1 чеметем корица;
* 150 г атланмай;
* 4-5 аш кашыгы сөт;
* 1 чеметем тоз;
* 4 әчкелтем зур алма;
* чикләвек.
Эш барышы:
Иң элек 75 г суны кайнатып чыгарыгыз. Шуңа шикәр комы, корица, төелгән чикләвек төше, 20 г атланмай яисә маргарин салып болгатыгыз. Шикәр белән май тулысынча эреп беткәч, барлыкка килгән шикәр ширбәтен уттан алып куегыз.
Калган майны вак-вак кискәләгез дә, сөт, тоз һәм он кушып камыр басыгыз. Әлеге камырны 0,5 см калынлыкта җәеп, квадрат формасында дүрт кисәккә кисегез.
Кабыгы әрчелгән алманың йомры килеш орлык оясын алыгыз. Шуны дүртпочмаклы камырга (яулыкка) төенчек ясап төрегез. Төенчек җөен чикләвек төше яисә камыр кисәге белән беркетеп ябыштырыгыз. Яулыклы алмаларны майланган табага тезеп, 180 градус кызулыктагы мичтә 30 минут тотыгыз. Мичтән алып, тугланган йомырка белән майлагач, кабаттан 10 минут пешереп алыгыз.
Комментарий юк