Логотип
Камыр ашлары

Ялкау варениклар

Кирәк:

17-20 вареник өчен:
* эремчек – 250 г;
* йомырка – 1 данә;
* дөге оны  –  5 десерт кашыгы;
* шикәр комы – 1 аш кашыгы;
* тоз – бер чеметем;
* ванилин (теләсәгез) – пычак очында;
* төшсез виноград – 17-20 данә;
* каймак.
 

Эш барышы:

1. Савытка эремчек, дөге оны, шикәр комы, тоз, ванилин, йомырка салып, яхшылап болгатабыз. (Масса пластилинга охшарга тиеш.) 


2. Ике колбаска ясап, бертигез кисәкләргә бүләбез.


3. Һәр кисәктән  кечкенә коймак ясап, уртасына виноград салабыз. Кулда әйләндереп, вареник формалаштырабыз.


3. Менә шушындый юла уенчыгына охшаган сырник килеп чыга. 


4. Кайнап торган тозлы суда пешерәбез (кайнап чыкканнан соң 6 минут). 


5. Җиләк белән бизәп, каймак агызабыз да, өстәлгә чыгарабыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар