Логотип
Камыр ашлары

Цветаевадан кура җиләгеннән пирог

Апалы-сеңелле Цветаевалар үзләренең җиләк-җимеш пироглары белән дуслары алдында дан тоткан. Шулар арасыннан кура җиләгеннән пешкән пирог та бар. Әлеге пирогның камыры – песочный. Эчлеге – каймаклы. Камырын ясаганда ике пироглык итеп ясап, калган камырын 2-3 көнгә суыткычка куеп катырып сакларга да мөмкин. Ә эчлеген инде пирогның үзен пешергәндә генә ясыйбыз. Шулай итеп, әлеге рецептның камыры ике пирог өчен исәпләнгән.
 

Кирәк:

(диаметры 30 сантиметрлы табага исәпләнгән ике пирог өчен)
* 450 г бодай оны;
* көпшәкләндергеч (разрыхлитель) урынына: берәр бал кашыгы чәй содасы, крахмал, лимон кислотасы;
* 180 г атланмай;
* 9 граммлы 1 кап шикәрле ванилин;
* 5 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 йомырка;
* бер чеметем тоз.


Эчлек өчен:
(бер пирог өчен)
* 450 г каймак;
* 4 йомырка;
* 5 аш кашыгы шикәр комы;
* 2 аш кашыгы кукуруз оны;
* 150 г кура җиләге;
* 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы.
 


Эш барышы:

1. Иләнгән онны, бер кап шикәрле ванилинны һәм шикәр комын табакка салып, барысын бергә катнаштырабыз.


2. Салкын атланмай өстәп, коры массаны валчык итеп уабыз.


3. Әзер көпшәкләндергеч урынына берәр бал кашыгы чәй содасы, лимон кислотасы, крахмалны  барлыкка килгән валчык белән кушабыз.


4. Шунда ук бер чеметем тоз, 2 йомырка өстәп, камыр изәбез.



5. Әзер камырны түгәрәкләп, пакетка салабыз һәм бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз.


6. Аннары җәймә итеп җәеп, ярты җәймәне уклауга урыйбыз.


7. Шул рәвешле, камырны табага алып куябыз да, таба кырые буйлап калган камырны кисеп алабыз.



8. Камыр өстенә «бумагу для запекания»не җәеп, өстенә борчак салабыз.15-20 минут 200 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгып торабыз. Аннан борчак белән кәгазьне алып куябыз.


9. Катырылган кура җиләгенә 2 аш кашыгы крахмал кушабыз.


10. Миксер савытына 4 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы һәм 450 г каймак, 2 аш кашыгы кукуруз оны салып, бер массага килгәнче күпертәбез.


11. Камыры пешеп чыккан табага кура җиләген салып чыгабыз да өстенә миксерда күперткән сыекчаны агызабыз.
25-30 минутка 200 градуска  кадәр җылынган духовкага урнаштырабыз.


12. Пирог әзер булгач, суынгач кына чәй табынына кисеп чыгарабыз. Кофе янына чыгару да мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар