Каймаклы камырдан ясалган коймакны татарларда салмак, диләр. Тиз арада гына пешерергә кирәк булган чакта менә дигән сый ул!
Кирәк:
камыр өчен (20-22 кечерәк коймаклар өчен):
15% лы майлылыктагы 1 стакан каймак;
1 йомырка;
50 г сары май;
125 г бодай оны;
1 аш кашыгы кызгылт көрән шикәр комы (тростниковый сахар);
ярты чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
бал кашыгының 1/4 өлеше чәй содасы;
бер чеметем тоз;
бер чеметем ванилин;
кыздырыр өчен 50 г үсемлек мае;
табынга бирер өчен – бал.
Каймак белән йомырканы икесен бергә тугларга. Туглый-туглый, эретелгән атланмай өсти барырга.
Онны, камыр көпшәкләндергечен, чәй содасын, тозны, шикәр комын, ванилинны икенче бер савытка салып кушабыз да инде әзер булган каймаклы сыекча белән катнаштырабыз.
Төерләре беткәнче туглыйбыз. Үзе йомшак, крем төсендәгерәк консистенцияле камыр барлыкка киләчәк. Әзер камырны 10-15 минутка куеп торабыз.
Коймак табасын кыздырып, әз генә үсемлек мае агызып, аны таба буенча таратып җибәрәбез.
Камырны табага агызып, тишекләр барлыкка килгәнче кыздырабыз. Икенче ягына әйләндереп, тагын 2 минут чамасы кыздырабыз. Үсемлек маен коймаккларны эйләндергән саен өсти барабыз.
Коймакларны коеп бетергәч, духовкада кыздырып алу мәҗбүри – коймаклары кетердәп торачак, ә эчлеге бик тә йомшак булачак.
Әзер коймакларның өстен бал белән майлап чыгарга кирәк.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Комментарий юк