Логотип
Камыр ашлары

Нарат җиләгеннән пирог

Бу рецептны Төмән өлкәсе Түбән Тауда районы Киндерле авылына командировкага баргач алып кайттык.

Мүк җиләге кебек үк, нарат җиләге дә аларның авылыннан ерак түгел – сазлыкларда үсә. Элек алар бу җиләкләрне үзләре барып җыйганнар. «Кышка ким дигәндә икешәр чиләк әзерли идек», – диләр. Ә хәзер күбрәк сатып кына алалар. Быел мүк җиләгенең килограммын  – 200-300 сумга, ә нарат җиләген 250-350 сумга сатканнар. Бу – сезонында, ә сезон узгач, әлбәттә, бәяләр күпкә күтәрелә. 
Инде рецептка күчик.
Аны безгә Киндерле урта мәктәбе хезмәткәре Фазилә ГЫЙЛЬМАНОВА тәкъдим итә. 

Кирәк:
100 гр – сыер мае
100 гр – шикәр комы
1 кап – ванилин
2  йомырка
1 чәй кашыгы – көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
200 гр – он
каймак  – 2-3 аш кашыгы
мүк җиләге – 1 стакан

Эчлек өчен:
мүк җиләгенә бераз гына он кушып бутарга 

Эш тәртибе:
Алда саналган ингредиентлар барысы да бер пирог өчен исәпләнгән. Аларны кушып, камыр басабыз. 
Камырга кушканчы шикәр комын ванилин белән бутыйбыз. Әмма ванилин кушу мәҗбүри түгел – аны яратып бетермәгән очракта, ванилинсыз да пешерергә мөмкин. 
Камырны табага җәеп, аның өстенә эчлеген салабыз. 
Пешеп чыккандарак, шикәр комы белән каймакны күпертеп, пирог өстенә салабыз һәм тагын бераз духовкага куеп алабыз.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар