Логотип
Камыр ашлары

Мәкле пилмән (вареники)

Пилмәннең нинди генә төрләре юк. Аны барыбыз да бик ярата. Пилмәннәрнең эчлеге дә төрле-төрле була. Ә менә мәкле пилмәнне ашаганыгыз булды микән әле? Аның хуш исе чикләвек белән хәлвә тәмен хәтерләтә. Пешерүе дә бер дә кыен түгел. Камыры йомшак, сузылып торучан булырга тиеш. Иң мөһиме: каты булмасын.
 

Кирәк:

* 100 г мәк орлыгы;
* 290 мл сөт;
* 1 аш кашыгы бал;
* 2 аш кашыгы орлыксыз йөзем;
* пычак очында гына бер чеметем ванилин.


Камыр өчен:
* 1 кечерәк йомырка;
* 1 чеметем генә тоз;
* 1/4 стакан су;
* 1-1,5 стакан он.
 


Эш барышы:

  1. Калын стеналы кәстрүлгә мәк орлыкларын салып, өстенә сөт агызып, утка куябыз. Кайный башлаганчы тотабыз.



2. Өстен капкач белән каплап, сөте парга эйләнгәнче бер сәгать чамасы сүрән генә утта тотабыз. Менә бу этапта мәк инде тәмләнә.



3. Бүрткән мәкне изгәлибез (растираем в ступе) яки блендерда ваклатабыз.



4. Әлеге катнашмага йөзем, 1 аш кашыгы бал, ванилин өстәп, болгатабыз. Хуш иснең татлы мизгелләре менә шушы минутта инде! Әйтергә кирәк: эчлек юеш булырга тиеш түгел, ә киресенчә – таралып торырга тиеш.


5. Пилмәнгә баскан кебек камыр басабыз. Аның өчен иләнгән он өстенә бер күкәй сытабыз, су салабыз, бер чеметем генә тоз өстибез һәм әйбәтләп болгатканнан соң, камырны басабыз.



6. Әзер камыр ярты сәгать торырга тиеш. Аннан,  2-3 мм калынлыкта җәймә җәеп, шуннан түгәрәкләр ясап, уртасына берәр чәй кашыгы эчлек салып чыгабыз да кырыйларын матур итеп бөреп куябыз.


7. Иркен кырлы кәстрүлдә су салып, тоз өстибез. Кайнап чыккач, суны уртадан кашык белән болгатып, су дулкын сыман булгач, тиз генә шунда пилмәннәрне салып җибәрәбез. Күпереп чыкканнан соң, 2 минутлап кайнатабыз.


8. Әзер пилмәннәрне эретелгән атланмайлы табага салып, селкеткәли-селкеткәли, бер минут чамасы утка куеп алабыз.Бәйрәм күрке булган бу пилмәннәрне табынга кесәл белән чыгарабыз. 


Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар