Логотип
Камыр ашлары

Көзге пирог

Көзнең иң тәмле пирогы бу. Камыры бодай оныннан гына түгел, аңа кукуруз оны да кушыла, ә пешеп чыккач, алтынсу төскә кереп, көпшәкләнеп тора. Бер-берсен тулыландырып торган искиткеч эчлеге дә икәү. Кабак белән алма да, дарчин да берсен-берсе тулыландыра. Ә хуш исле ваниль белән эремчекле эчлек «Цветаевский пирог»ын хәтерләтә. Әле алай гына да түгел, буй-буй булып, матур итеп пешеп чыга һәм өстәвенә бик тә аппетитлы! Вакытны күп алса да, нәтиҗәсен күргәч, үкенмәссез... бик тәмле!

Кирәк:

* 2 йомырка;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г атланмай;
* 3 аш кашыгы майлылыгы 20% булган каймак;
* 300 г бодай оны;
* 200 г кукуруз оны;
* 10 г камыр күперткеч (разрыхлитель);

Кабак эчлеге:
* 400 г кабакның йомшагы;
* 2 алма;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы;
* бер чеметем дарчин (корица);
* 50 мл су (пешергәндә өстәр өчен);

Эремчек эчлеге:
* 500 г эремчек;
* 1 йомырка;
* 3 аш кашыгы майлылыгы 20% булган каймак;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы;
* 1 г ванилин.
 

Эш барышы:

1. Савытка башта сыек ингредиентларны: 2 йомырканы,  каймакны, шикәр комы салабыз.






2. ​Йомшаган атланмай өстибез. Әйбәтләп туглыйбыз.


3. Иләнгән бодай оны белән кукуруз онын, камыр күперткечен кушып, камыр басабыз. 


4. Әзер камырны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.



5. Шул арада кабак белән алманы кабыкларыннан чистартып, кисәкләргә турыйбыз.


6.  Аннары әз генә су, шикәр комы, бер чеметем дарчин  өстәп, йомшаганчы пешерәбез.

7. Пешеп чыккач, блендер белән издерәбез һәм кукуруз крахмалы өстәп, яхшылап болгатабыз.


8. Эремчек эчлеге өчен савытка 1 йомырка, эремчек, каймак, әз генә ванилин салып, барысын бергә яхшылап туглыйбыз.



9. Камырны 4-5 мм калынлыкта табага җәеп салабыз. Артыгын кисеп алабыз.


10. Уртасына эчлек салабыз. Башта – кабак белән алма эчлеген, аннары шул эчлекнең уртасына  – эремчеклесен.


11. Таба кырыендагы камыр белән эчлекнең өстен каплап чыгабыз да 30 минутка 230 градуска кадәр җылытылган духовкага тыгабыз.


12. Вакыты җитеп, духовканы сүндергәч, пирогны әле тагын 30 минутка шунда тотабыз.

13. Әзер пирогны бүлмә температурасында суытабыз һәм берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Чәй табынына чыгарабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар