Бу көннәрдә интернеттан бик җайлы бер рецепт таптым әле. Ул безнең кыстыбыйга бик ошаган, әмма аерыла да.
Кирәк:
- ләвәш камыры;
- бәрәңге боламыгы;
- «Гауда» сыры.
Эш тәртибе:
Ләвәш камырын 4 өлешкә бүләбез.
- Һәрберсенә бәрәңге боламыгы белән сыр салып чыгабыз.
- Әзер «кыстыбый»ларны майсыз (!) табада ике яклап кыздырып алабыз.
- Сыер мае белән майлыйбыз.
«Кыстыбыебыз» менә әзер дә! Тәмле булсын!
Комментарий юк