Логотип
Камыр ашлары

Кукуруз оныннан коймак

Кукуруз оныннан йомырка кушмыйча пешкән коймак җиңел ашлардан санала. Кояш төсендәге алтынсу бу коймаклар бик тә тәмле һәм аппетитлы!

Кирәк:

* ярты стакан кукуруз оны;
* ярты стакан бодай оны;
* 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы;
* 1 аш кашыгы шикәр;
* бер чеметем тоз;
* 1 чәй кашыгы чәй содасы;
* 2 аш кашыгы алма серкәсе;
* ярты стакан су;
* кыздырыр өчен үсемлек мае.
 

Эш барышы:

1. Кукуруз онын бодай оны белән кушып катнаштырабыз. Тоз, песок, алма серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы, крахмал кушабыз. 



2.​ Шунда ук су салып җибәрәбез. Әйбәтләп туглыйбыз. Камырыбыз әзер. 


3. Коймакны коя башлаганчы, камыр башта ярты сәгать чамасы торырга тиеш.

4. Үсемлек маен табага салып кыздырабыз. Камырны яхшылап болгатабыз, чөнки кукуруз онының төпкә утыра торган гадәте бар. Кашык белән табага салып чыгабыз. 



5. Әйләндерә-әйләндерә, ике ягын да алсуланганчы кыздырабыз.


Әзер коймакларны варенье, җиләкләр белән чәй табынына чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар