Логотип
Камыр ашлары

Каймаклы бәлеш

Кирәк

камырга: 
* сыер мае - 125 г;
* шикәр комы - 3 аш кашыгы;
* йомырка - 1 данә;
* ванилин;
* он - 150 г.

Эчлеккә:
* йомырка - 4 данә;
* каймак - 400 г;
* шикәр комы - 6 аш кашыгы;
* ванильле шикәр комы.


Камыр әзерлибез:
Сыер маен йомшартып шикәр комы белән туглыйбыз.

1 йомырка, ванилин яки ванильле шикәр комы, он өстәп, тиз генә камыр басабыз.

Камырны формага җәеп, 30 минутка суыткычка куябыз.


Эчлек әзерлибез:
4 йомырканы шикәр белән туглыйбыз.

Каймак, ванилин өстәп болгатабыз.

Эчлекне формага агызабыз. 180 градуска җылытылган мичтә 30-40 минут тотабыз.


Гөлчәчәкләр алмадан ясала:
Ширбәт 1 стакан шикәр комы һәм 0,5 стакан судан ясала.
 
Алмаларның уртасын алып, дүрткә бүләбез һәм нечкә телемнәргә кисәбез.

2-3 минут кайнатып, гөлчәчәк формасына китереп төрәбез. Чәчәкләрне бәлеш өстенә тезәбез.



 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар