Симез үрдəк ите белəн бəрəңгене шакмаклап турыйбыз да, өстенə тоз сибеп бəлеш эчлеге əзерлибез.
Аннары каймакка йомырка, тоз, майонез һəм пычак очы белəн атланмай салып болгатабыз. Шуңа он кушканнан соң, йомшак кына итеп камыр басабыз.
Камырны майланган табага түгəрəклəп җəйгəч, уртасына эчлек тутырабыз һəм өстен каплап кырларын бөрəбез. Итле бəлешне уртача кызулыктагы мичтə 2 сəгать пешергə кирəк.
Бəлеш камыры өчен 200 г каймак, 1 йомырка, 30 г майонез, 20 г атланмай, бер чеметем тоз кирəк.
Вак бəлеш һəм гөбəдия өчен дə камырны шулай əзерлəп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк