Логотип
Камыр ашлары

Гөреҗдә гөмбәсеннән (грузди) пирожки

Чүпрә камырына караганда, эремчекле камыр – менә дигән! Тиз әзерләнә дип кенә әйтү аз, ул бик тиз әзерләнә. Хуҗабикәләрнең күңеленә бу ысул бик тә хуш килер.
Әлеге камырдан төрле эчлектәге пирожкилар да пешереп була. Әмма мин сезгә тозлы гөреҗдә белән кыздырылган суган һәм пешкән йомыркалысын тәкъдим итәм.
 

Кирәк:

* 1 данә (100 г) майлылыгы югары булган ванильле эремчек сырогы (творожный сырок);
* 1 данә (100 г) майлылыгы түбән булган эремчек сырогы;
* 2-3 аш кашыгы кибет каймагы;
* 1 данә эрерәк йомырка;
* ярты чәй кашыгы чәй содасы;
* 300 г бодай оны;
* кыздырыр өчен үсемлек мае.


Гөмбәле эчлек өчен:
* тозлы гөреҗдә гөмбәсе;
* 1 баш суган;
* 3 данә пешкән йомырка;
* тәменчә тоз, борыч;
* 30 г атланмай.
 

Эш барышы:

1. Берсе майлылыгы югары булган  ванильле, икенчесе майлылыгы түбән булган сырокларны тирән эчле савытка салабыз. Шунда ук йомырка сытып салабыз, 2-3 кашык кибет каймагы, тоз, чәй содасы да өстибез. Чәнечке белән бертөрле массага килгәнче туглыйбыз.


2. Аннары иләнгән 300 г онны кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Эчлек әзерләгәнче камырны куеп торабыз.


3. Әгәр дә гөмбә артык тозлы булса, салкын су астында чайкап алырга кирәк. Аннары блендер савытына гөмбә белән суганны салабыз. Тураклап ваклыйбыз.


4. Вакланган гөмбә белән суганны, туралган йомырканы атланмай салынган табада, капкачы томаланган килеш, суган әзер булганчыга кадәр 10 минутлап кыздырабыз.



5. Эчлек әзер булгач, тоз белән борычны тәменчә чамалап салыгыз.


6. Камырны шарларга бүләбез. 10 шар килеп чыгарга тиеш.


7. Шарны җәем итеп җәеп, уртасына эчлек салып чыгабыз.


8. Кырыйларын бөгеп, матур итеп бөреп алабыз.


9. Калын төпле савытка үсемлек мае агызып, аны кыздырабыз. Шуннан соң җөе белән аска таба пирожкиларны салабыз.


10. Пирожкилар алсу төскә керә башлагач, әйләндереп, икенче ягын да кыздырабыз.


11. Артык майлары сеңсен өчен, әзер пирожкиларны кәгазь тастымалга алып куябыз.


Чәй табынына чыгарабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!


фото: Марина Дмитириева.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар