Фантазияң булса, гап-гади генә ризыкларны да үзенчәлекле итеп әзерләргә мөмкин. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Эльвира ИБРАҺИМОВА Яңа ел табынына бер кызык кабымлык рецепты тәкъдим итә.
«Энҗеле кабырчык»лар дип атала ул. Анда барлык ризыклар да таныш, бизәлеше һәм табынга бирелүе генә көтелмәгәнчә.
Гадәти тоелган әйберләрне башкача күрү – Эльвираның профессиональ сәләте. Ул – блогер. Ютубтагы «В путь» дип аталган каналын бер миллионнан артык кеше карап бара. Эльвира кебекләрне дөнья кешеләре дип атыйлар. Бүген – Татарстанда, иртәгә – Грузиядә, Вьетнамда... Тамашачыларын үзе белән ияртеп, Төркиядә, Үзбәкстанда, Көнъяк Кореяда яшәгән милләттәшлеребезгә кунакка алып бара, аларның тормышы белән бер көн яшәтә. Аның белән тауларга менеп, чабаннар янында көтү көтәсең, дулкыны аяктан егарлык булган елгаларны кичәсең, зәйтүн бакчаларында өлгергән җимешләр җыясың...
Кайларда, кемнәр турында гына тапшыру эшләсә дә, күңеле барыбер Татарстанга тарта аның. «Татарларның тормышларын, аларның матур итеп, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап яшәүләрен күрсәтәсем килә», – ди Эльвира. Тумышы белән Ютазы районының Урыссу бистәсеннән ул. Сәяхәтләрдән ялыгып китсә, җанына тынычлык табар урыны да монда. Әнисе Сәвия апа пешергән бәлеш, өчпочмаклар – иң тансык сыйлары. «Үзем дә пешеренергә, мул табыннар артына кунаклар җыярга яратам. Иң яраткан бәйрәмем – Яңа ел. Быел аны үзебездә, яшел чыршы бизәп, аякка киез итек киеп, ак карларны шыгыртадып йөреп каршы алырга телим. Инде ниләр әзерлисемне дә уйлап куйдым. Берсе – менә шушы кабымлык булачак», – ди илгизәр кыз. Ул рецепт сезгә дә ошамый калмас. Әзерләп карагыз әле.

«Кабырчык» өчен
250 г чүпрәсез катлы камыр (слоеное); 1 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы сөт.
Эчлек өчен
100 г тәрәч бавыры (печень трески); 3 йомырка, 3 кечкенә тозлы кыяр, ярты баш суган; петрушка; бер тырнак сарымсак; 1 аш кашыгы майонез; 9 бытбылдык йомыркасы.

Камырны бүлмә температурасында эретеп, артык юкартмый гына җәябез.
Җәемнән диаметры 8 сантиметр булган түгәрәкләргә кисәбез. Бер җәемнән 9 түгәрәк чыга.

Һәр түгәрәкнең бер читен өскә кайтарып куеп, «кабырчык» рәвешенә кертәбез. Пычак сырты белән «кабырчыкларга» эз төшерәбез.


«Кабырчык»ларның өстен сөт тугланган йомырка сарысы белән майлап, 15–20 минутка 200 градуслы мичкә куябыз. Алар кызарып пешәргә тиеш.


Тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Тәрәч балыгы бавырын чәнечке белән издерәбез, ләкин артык издереп, ботка хәленә китерергә кирәкми.


Каты пешкән йомырканы ваклыйбыз (угычтан уарга да мөмкин), ярты суганны, петрушка турыйбыз, сарымсакны вак угычтан чыгарабыз. Эчлеккә дигән ризыкларның барысын бергә кушабыз.


«Кабырчык»ларның кырыеннан кисеп, «авызын» ачабыз, тик төбенә кадәр үк кисеп чыгармыйбыз. Һәрбер «кабырчык» эченә 1-2 аш кашыгы эчлекне тутырабыз.

Бытбылдык йомыркасын пешереп, кабыгын чистартабыз. «Кабырчык» эченә йомырканы бөтен килеш тә куярга була, без исә урталай бүлеп, яртысын гына куйдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк