Логотип
Камыр ашлары

Алмалы күмәч

Кирәк:

* 500 г он;
* 15 г чүпрә;
* 1 /4 л сөт;
* 40 г шикәр комы;
* 1 чеметем тоз;
* 60 г маргарин;
* 1 йомырка;
* уылган лимон кабыгы;
* алма;
* үсемлек мае;
* бераз шикәр оны.


Эш барышы:

Иң элек чүпрәне җылы сөткә салып туглагыз. Аннан соң 1 чеметем тоз белән он өстәгез дә, болгатып 10 минут тотыгыз. Аннары шуңа шикәр комы, йомшартылган маргарин, чи йомырка, уылган лимон кабыгы һәм калган онны салып камыр басыгыз. Әлеге камырны 30 минут җылы урынга куеп торыгыз.

Ул арада уртасы әрчелгән алмаларны вак шакмаклап турагыз һәм камырга өстәп янә 15 минут тотыгыз.

Шул камырдан алма зурлыгында шарлар әвәләп, ике ягы да кызарганчы майлы табада кыздырыгыз. Суынган күмәчләргә шикәр оны сибеп табынга куегыз.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар