Камыр ашлары
Алма сумсасы
Иң элек кәстрүлгә он, чүпрә һәм сөт салып болгатыгыз. Аннары шуңа тугланган йомырка сарысы, атланмай, шикәр комы, тоз, ванилин кушып камыр басыгыз. Камырны каплап, 45 минут тотыгыз, ул күләме буенча икеләтә артырга тиеш.
Шуннан соң камырны 0,5 см калынлыкта җәегез дә 8 см диаметрлы 40 түгәрәк кисегез. Егерме түгәрәккә юка телемләп киселгән алма тезеп салыгыз. Ә калган түгәрәкләрне шулар өстенә каплап, кыр-кырларын чеметеп, бер-берсенә беркетегез. Сумсаларны кәгазь җәелгән табага тезеп 20-30 минутка калдырыгыз.
Күпергән сумсаларны фритюрницадагы җылы майга салыгыз да, бер тапкыр әйләндереп, һәрберсен дүртәр минут пешерегез. Пешкән сумсалар өстенә шикәр оны сибегез һәм яфрак сыман киселгән кызыл алма телемнәре беркетегез.
Сумса өчен: 500 г он, 40 г чүпрә, 200 мл җылы сөт, 5 алма, 2 йомырка сарысы, 100 г шикәр комы, 80 г йомшартылган атланмай, үсемлек мае, шикәр оны, 1 кызыл алма кирәк.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк