Логотип
Камыр ашлары

Ачма

Үзенә күрә бу гади генә ризык, ә менә нәтиҗәсе – бик тә үзенчәлекле. Ул бик тиз әзерләнә, сыр кушылганга микән, туклыклы да әле.
Гадәттә, сулугуни дигән сыр куллансаң, отышлырак булачак.
 

Кирәк:

* 200 г ләвәш (ролл);
* 200 г сыр;
* 100 мл сөт;
* 1 йомырка;
* 50-70 г сары май;
* бер чеметем әнис орлыгы.
 

Эш барышы: 

1. Ләвәшнең өстен сөт белән сөртеп, йомшасын өчен аны 2-3 минутка калдырабыз. Ләвәшнең кырыйлары ватылмасын өчен, ул искермәгән (свежий) булырга тиеш. Түгәрәк ләвәш түгел, ә ролл ләвәшен – зур дүртпочмаклысы кулайрактыр. Анысын уңайлырак кебек. Табага урнаштырганда да  (спираль формалы) озынчарак булуы әйбәтрәк.



2. Сыр эре угычтан уыла һәм тигез итеп ләвәш өстенә таратыла. 


3. Аннары рулет формасында төрелә.


4. Табаны сары май белән майлап, рулетны табага спираль формасында урнаштырабыз. Өстен күперткән йомырка белән мул итеп майлап, кечкенә кисәкләр килеш ләвәш өстенә сары май тезеп чыгабыз. 


5. Әле тагын әнис орлыклары сибәбез. Кунжут орлыгы булса да ярый.


6. 170-175 градуска кадәр кызган духовкага 40 минутка куябыз. Ул алсу төскә керергә тиеш. Үзегезнең духовка җаена карап, вакыты да, духовка температурасы да башка булырга ихтимал.


Табынга ачма җылы килеш бирелә. Аны чәй белән дә, соус белән дә, җиңелчә генә салат белән дә чыгарырга мөмкин.
Тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар